Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Суган бәлеше пешерәбез

Камыр өчен: * 100 г маргарин; * 5-6 аш кашыгы каймак; * стакан ярым он; * ярты чәй кашыгы сода (яки көпшәкләндергеч); * тоз. Эчлек өчен: * 2-3 баш суган; * суыткычта сакланган * ике кап эретелгән сыр; * өч йомырка; * ике аш кашыгы майонез; * яшел тәмләткечләр; *...

Камыр өчен:
* 100 г маргарин;
* 5-6 аш кашыгы каймак;
* стакан ярым он;
* ярты чәй кашыгы сода (яки көпшәкләндергеч);
* тоз.

Эчлек өчен:
* 2-3 баш суган;
* суыткычта сакланган
* ике кап эретелгән сыр;
* өч йомырка;
* ике аш кашыгы майонез;
* яшел тәмләткечләр;
* тоз, борыч.

Эш барышы:
Камыр басабыз:
Табакка он һәм угычта уылган маргарин салабыз. Чәй содасы сибеп, каймак өстибез дә камырны басабыз.
20 минутка читкә алып куябыз.

Эчлек әзерлибез:
Шакмаклап туралган суганны сыек май салынган табада капкачын ябып кыздырабыз. Суыткычтагы сырны угычта уабыз. Өстенә йомырка сытып, болгатабыз. Туралган яшел тәмләткечләр, борыч сибеп, әлеге катнашмага кыздырылган суган кушабыз һәм болгатабыз.

Камырны, гадәттәгечә, ике өлешкә бүлеп (зуррак һәм кечкенәрәк итеп) җәябез. Әзер эчлекне салабыз. Кырыйларын бөреп чыгабыз. 180-200 градуска кадәр җылытылган мичтә пешерәбез (якынча 20 минут).
http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев