Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Табиблар салкында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртә

Салкын һава торышы булганда үз рационыңда аксым һәм майлар өлешен арттыру зарур.

Табиблар салкында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртә.  Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Салкында шарфка уралмаска кирәк, чөнки анда сулап чыгарылган һава сеңә. Металл бизәнү әйберләре һәм металл рамкалы күзлекләр кулланмаска, шулай ук юеш чәч белән урамга чыкмаска киңәш ителә.

Салкында авыз белән түгел, борын белән суларга кирәк. Шул вакытта һава үпкәгә җылынып барып җитә.

Урамга чыгар алдыннан эчкән кайнар чәй һәм кәһва кан әйләнешен тизләтә һәм тамырларны киңәйтә, ә бу организмда җылылык югалуга китерә. Шуңа күрә чәйне урамга чыгар алдыннан ярты сәгатьт алдан эчәргә кирәк. Салкында тәмәке тарту кан циркуляциясен начарлата. Алкоголь кулланганда кеше җылысын югалтуын тоймый, дип белдерә табиб.

Салкыннарда, организмга энергия җитсен өчен, үз рационыңда аксым һәм майлар өлешен арттыру зарур.

 

Фото:https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев