Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Табиблар тәрәзәдән егылып төшкән 4 баланың гомере өчен көрәшә

Җәй җитү белән балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары арта. Соңгы атнада гына да республикада шундый дүрт очрак теркәлгән. Республика балалар клиник хастаханәсендә бүген тәрәзәдән егылып төшкән 4 сабыйның гомере өчен көрәшәләр. Күпчелеге биш яшьтән кечерәк балалар, мизгел эчендә караучысыз калулары аркасында бәлага тарыганнар. Шундый хәлләрнең берсе 18 майда Саба районында...

Җәй җитү белән балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары арта. Соңгы атнада гына да республикада шундый дүрт очрак теркәлгән.
Республика балалар клиник хастаханәсендә бүген тәрәзәдән егылып төшкән 4 сабыйның гомере өчен көрәшәләр. Күпчелеге биш яшьтән кечерәк балалар, мизгел эчендә караучысыз калулары аркасында бәлага тарыганнар.
Шундый хәлләрнең берсе 18 майда Саба районында булган - өч яшьлек малай 4 нче каттан егылып төшкән. Аның эчке органнарына зыян килгән, бавыры өзелгән. Хастаханәгә бик авыр хәлдә китерелгән бала тиз арада реанимация бүлегенә салына. Дәвалау барышында аның хәле тотрыклыланды, ул гадәти палатага күчерелде, диелә.
24 майда исә тәрәзәдәге москит челтәргә таяну ике яше дә тулмаган баланың егылып төшүенә китергән. Асфальтка егылып төшкән Казан сабые, бәхеткә, исән калган.
Бүген Яшел Үзән районы хастаханәсеннән дә бирегә 5 яшьлек кызны китергәннәр. Ул 25 майда тәрәзәдән егылып төшкән - күп санлы имгәнүләр алган.
Тагын бер очрак җентекле тикшерүне таләп итә: Чаллыда 9 нчы каттан 16 яшьлек кыз егылып төшкән. Хәзер ул травматик шок халәтендә, диелә. Аңа озын-озак тернәкләнү курслары узарга туры киләчәк.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: nf b