Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ТАҺИР ШӘМСУАРОВ: АВЫЛ БӘРӘҢГЕ АЛА

Таһир абый хәзерге көндә бик актуаль һәм бик матур шигырь язган. Укып карагыз әле.

Еллык ризыгын хәстәрли, 
Авыл бәрәңге ала.
Борынгыдан килгән өмә
Күңелгә шатлык сала.

Хуплап кояш көлеп тора
Сөенеп туймый шуңа.
Сезне белмим, безнең якта
Сары бәрәңге уңа.

Чикмәнлесе, кыздырганы
Телне йотар боткасы.
Татар аны белеп игә,
Ул дөньяның тоткасы.

Җаны барлар күмәк эштә
Туганлык хисен тоя.
Төп нигез җиңен сызганып,
Туган-тумача җыя.

Ару-талу онытыла
Беләкләрдә көч уйный.
Алып барса алып кайта,
Безнең бәрәңге шундый.

Борынгыдан килгән өмә
Күңелгә шатлык сала.
Туган җиргә рәхмәт укып,
Авыл бәрәңге ала.

Таһир Шәмсуаров. 8 сентябрь, 2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев