Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаров: "Әтисе бар бала бәхетле"

Әтисе бар бала бәхетле Әни сүзен ешрак кулланабыз, Ул бирүче җирдә бәхетне. Өй тоткасы, иңне-иңгә куяр Әти барда әни бәхетле! Сирәк кенә кайчак карашында Кырыслык та аның сизелә. Тыштан гына шулай күренә ул - Балам диеп җаны өзелә! Җиң сызганып үз куышын кора, Яшәү нуры балкый ул йортта. Изге теләк...

Әтисе бар бала бәхетле

Әни сүзен ешрак кулланабыз,

Ул бирүче җирдә бәхетне.

Өй тоткасы, иңне-иңгә куяр

Әти барда әни бәхетле!

Сирәк кенә кайчак карашында

Кырыслык та аның сизелә.

Тыштан гына шулай күренә ул -

Балам диеп җаны өзелә!

Җиң сызганып үз куышын кора,

Яшәү нуры балкый ул йортта.

Изге теләк теләп армый-талмый

Өй тирәли агач утырта.

Ак күңелле әни каршы ала,

Дөньясына ямьнәр таратып

Янәшәдә басып торган әти

Кочагына ала яратып.

Язмыш иләгендә иләнгәндә

Адым саен арта кирәге

Ирләр йөрәгендә Ватан тибә,

Әтиләр бит илнең терәге!


Әти-әни гомер кояшыдыр,

Алар бирә җирдә бәхетне.

Әниләрне ярты сүздән аңлар

Әтисе бар бала бәхетле!

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев