Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар кызы Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды

"Россия горурлыгы" номинациясендә "Ел спортчысы" исемен хоккейчы Павел Дацюкка, "Ел тренеры" исеменә Станислав Черчесовка бирделәр.

Россия Спорт министрлыгы версиясе буенча, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды. Бу турыда Спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

4 декабрьдә Мәскәүдә 2018 елда Милли спорт премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Россия Федерациясенең Спорт министрлыгы 2018 елгы Милли спорт премиясе лауреатларын  - 11 номинациядә 18 җиңүче атады. Спорт үсешенә керткән өлеше өчен "Россия төбәге" номинациясендә Татарстан Республикасы "Россиянең иң яхшы субъекты" исеменә лаек булды.

Алинә Заһитова "Россия горурлыгы" номинациясендә "Ел спортчысы" категориясендә җиңүче булган. Хоккейчы Павел Дацюк та "Ел спортчысы" исеменә лаек дип табылган. Шушы ук номинациядә "Ел тренеры" исемен Станислав Черчесовка биргәннәр.

16 яшьлек фигуралы шуучы Алинә Заһитова 2018 елда Пхенчханда узган Олимпиадада алтын медаль яулады. Европа чемпионатында, Россия чемпионатында җиңде.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/06/176508/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев