Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар җәмәгатьчелеге театр йолдызы Рауза Хәйретдинованы соңгы юлга озатты

Мәрхүмәне Яңа татар бистәсе зиратында җирлиләр.

Татар җәмәгатьчелеге Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова белән бәхилләште. Матәм мөрәсиме Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды.

Рауза Хәйретдинова кичә, 15 ноябрьдә, 90 яшендә вафат булды.

Матәм чарасын театр артисты Хәлим Җәләй алып барды. “Кайчан гына 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән идек. Вакыт аяусыз. Олы яшьтә булса да, шактый шат күңелле иде. Әллә ничә мәртәбә шалтыратып рәхмәт әйтте. Рауза апа бәхетле язмышлы артистка иде. Аллаһы Тәгалә аңа сыйфатларны мулдан биргән. Мөлаем йөзле, нәфис буйлы, матур сопрано тавышына ия”, - диде.
Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Рауза Хәйретдинованың 60 елдан артык гомерен хезмәткә багышлаган сирәк шәхесләрнең берсе булуын әйтте. Рауза Хәйретдинова рухына хезмәттәшләре Ринат Таҗетдинов, Наилә Гәрәева чыгыш ясады.

Аның рухына дога кылгач, якыннары, тамашачыларына хушлашу өчен мөмкинлек бирелде. Рауза Хәйретдинованы алкышлар белән озаттылар. Мәрхүмә Яңа татар бистәсе зиратында җирләнә.

Рауза Котдус кызы Хәйретдинова 1928 елның 3 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылында туа. 1948 елда Г.Камал исемендәге театр каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Иҗат эшчәнлегенең башында лирик пландагы яшь кызлар, бигрәк тә җырлаучы героиня рольләрен башкарды. Соңрак үткен, чая холыклы образлар иҗат итте.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/16/175240/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X