Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан онкологы Россиядә сару кайнау эпидемиясе булуын әйтте

Белгеч сүзләренчә, сару кайнау ашказаны-эчәклек трактында зарарсыз шеш тудырырга да, яман шешкә дә китерергә мөмкин.

Россиядә сару кайнау эпидемиясе башланды. “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкологик диспансерның эндоскопия бүлеге мөдире, КДМАның эндоскопия кафедрасы доценты Алексей Иванов шулай дип белдерде.

Табиб фикеренчә, бу авыру дөрес тукланмау, зарарлы продуктлар куллану аркасында массакүләм рәвештә таралды.

“Безнең илгә гастроэзофагеаль рефлюкс авыруы эпидемиясе, ягъни сару кайнау эпидемиясе килде. Ун еллап элек кешеләр уникеилле эчәк җәрәхәтеннән тилмерсә, хәзер ашказаны борчуы белән килгән пациентларның яртысыннан артыгының мөрәҗәгате сару кайнау белән бәйле”, - диде Алексей Иванов.

“Барлык гастроэнтерологлар һәм диеотологлар бер фикердә: Европа ун ел элек тукланган продуктларны, төрле консервантлар, кызган әйберләр, фри һәм башкаларны безнекеләр ашый башлагач, шушы сару кайнау эпидемиясе килде. Ә ул ашказаны-эчәклек трактында зарарсыз шеш тудырырга, ләкин яман шешкә дә китерергә мөмкин. Бу җитди сорау”, - диде табиб.

Алексей Иванов бүгенге көндә дөньяда ашказаны яман шешенең иң күп очрагы дөге һәм диңгез продуктлары белән тукланган Япониядә теркәлгәнен әйтте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/06/176516/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев