Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Президенты бүген Әлмәткә килгән

Бүген Әлмәттә халык судьялары өй туе уздырды, дип яза "Әлмәт таңнары". Аларның шатлыгын уртаклашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Югары суд рәисе Илгиз Гыйләҗев, юстиция министры Лариса Глухова, район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм бик күп кунаклар килде. Яңа урын Фәхретдин урамындагы 56 а адресы буенча...

Бүген Әлмәттә халык судьялары өй туе уздырды, дип яза "Әлмәт таңнары".
Аларның шатлыгын уртаклашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Югары суд рәисе Илгиз Гыйләҗев, юстиция министры Лариса Глухова, район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм бик күп кунаклар килде.
Яңа урын Фәхретдин урамындагы 56 а адресы буенча урнашкан. Элек биредә АГИМС бинасы иде. Эш өчен дә, клиентлар өчен дә барлык шартлар тудырылган. Якты, иркен бүлмәләр, суд заллары ясалган. Архив та шушында ук. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә шартлар тудырылган.
Рөстәм Миңнеханов әлмәтлеләрне яңа бина белән тәбрик итте, кешеләрнең бирегә йомышлары сирәк төшүен теләде. Азактан судьяларга һәм аппарат хезмәткәрләренә Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент