Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләүгә 330 млн бүлеп бирелгән

14 нче июньгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 16 фельдшер-акушерлык пунктында монтаж төгәлләнгән. 26 объектта эшләр бара. 3 объектта патологоанатомия бүлекләре төзелеше буенча эш уздырыла. 5 объектта табиб амбулаторийларын төзү буенча эшләр үткәрелә. 5 сәламәтлек саклау учреждениесендә капиталь ремонт уздырыла, 1 объектта эшләр тәмамланган. 6 объектта амбулатор-сырхауханә учреждениеләрен капиталь төзекләндерү эше...

14 нче июньгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 16 фельдшер-акушерлык пунктында монтаж төгәлләнгән. 26 объектта эшләр бара. 3 объектта патологоанатомия бүлекләре төзелеше буенча эш уздырыла. 5 объектта табиб амбулаторийларын төзү буенча эшләр үткәрелә. 5 сәламәтлек саклау учреждениесендә капиталь ремонт уздырыла, 1 объектта эшләр тәмамланган. 6 объектта амбулатор-сырхауханә учреждениеләрен капиталь төзекләндерү эше бара, 2 объектта эшләр төгәлләнгән. Әлеге мәгълүматларны бүген "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде.

2017 елда сәламәтлек саклау тармагында беренчел звеноны үстерү дәвам иттерелә. Бу максатларга 330 млн сум акча бүлеп бирелгән. 42 ФАП, 6 табиб амбулаторие, модульле технология буенча 5 паталогоанатомия бүлеге төзелеше, 8 табиб амбулаториенда, 6 сәламәтлек саклау объектында капиталь ремонт көтелә. 10 объектны өстәмә медицина җиһазлары белән тәэмин итү ниятләнә.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сәламәтлек саклау оешмаларында төзү һәм төзекләндерү эшләре өчен 2017 елга 3,2 млрд сум акча каралганын әйтте. Ул республикада хәзер төзелеш һәм төзекләндерү эшләре бара торган учреждениеләрнең кайберләрен атап үтте.

Илдар Фатыйхов быел апрель аенда, капиталь ремонттан соң, Казанның элекке 5 нче шәһәр клиник хастаханәсе ачылуын искәртте. Язын ул Казан дәүләт медицина университетының хирургия корпусы буларак ишекләрен ачкан. Шаляпин, 20 урамы буенча Туберкулезга каршы сырхауханәдә төзелеш эшләре төгәлләнеп килә. "Бүген аның бүлекчәләре тузган, эшкә яраклаштырылмаган биналарда эшли. Без ел азагына бу объектта эшләрне тәмамларга җыенабыз", - диде министр урынбасары.

Илдар Фатыйхов бүген Зорге, 103 адресы буенча 21 нче сырхауханәдә эшләр тәмамланып килүен әйтте. Аның Идел буе районындагы структур бүлекчәләре бер түбә астына тупланачак. Чистай шәһәрендә балалар сырхауханәсе төзелеп килә. Министр урынбасары әйтүенчә, төзелеш эшләре инде 30 процентка башкарылган. Чистай Үзәк район хастаханәсе стационарында капиталь ремонт башланган. Быел, шулай ук, Түбән Кама шәһәре Перинаталь үзәгендә яңа туган балалар патологиясе бүлегендә капиталь ремонтны төгәлләү ниятләнә. Быел Яр Чаллыда 2 нче шәһәр хастаханәсендә капиталь төзекләндерүне тәмамлау күздә тотыла. Зәйдә балалар сырхауханәсендә капиталь төзекләндерү төгәлләнү алдында.

"Ә беренчел звенода төзекләндерү буенча ике еллык программага килгәндә, республиканың барлык сырхауханәләрендә ремонт үткәреләчәк. Быел Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама сырхауханәләрен төзекләндерү эшләре башкарылачак", - дип белдерде Илдар Фатыйхов.

Министр урынбасары сырхауханәләрдә вентиляция, кондиционерлар белән тәэминат мәсьәләсе аксавы турындагы сорауга җавап биреп: "Бу мәсьәлә бар, әмма кондиционерлар кую - кыйбатлы технология. Без процедура кабинетларында кондиционерлар белән тәэмин итү мәсьәләсен күздә тотабыз", - диде. Илшат Гыймаев әйтүенчә, капиталь ремонт барышында, вентиляция, һичшиксез, күздә тотыла, әмма кондиционерлар кыйбатрак чыга. "Кондиционерлар бәясе гадәти вентиляциядән шартлы рәвештә 3 мәртәбә артык", - ди ул.

Илдар Фатыйхов, капиталь ремонт кысаларында, сырхауханәләрдә балалар өчен уңайлы бәдрәфләр, баланы ашату өчен аерым бүлмәләр, коляска кую урыннары, уен зоналары да каралганын билгеләп узды. "Объектны кабул иткәндә, һәр җитәкчедән моны таләп итәчәкбез. Аннары үзгәртеп кору түгел, башыннан ук тиешле итеп эшләүне кайгыртачакбыз", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X