Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан югары уку йортлары студентларына 1 млн сум акча бирәчәкләр

Федераль проектта Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары да катнаша ала.

22 февральдә студентлардан «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» яңа Федераль проекты кысаларында стартаплар төзүгә 1 млн.сумлык грант алу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

«Студентлар стартапы» конкурсына гаризалар кабул итүнең беренче дулкыны 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Проектларны сайлап алу җиде тематик юнәлеш буенча узачак. Бу-цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, химия технологияләре һәм яңа материаллар, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклау энергетикасы һәм креатив индустрияләр.

Конкурста бакалавриат, специалитет, магистратура һәм аспирантура программалары буенча белем алучы студентлар катнаша ала, алар үзләренең фәнни-техник һәм фәнни-технологик тикшеренүләре нигезендә коммерцияләштерүнең потенциалы булган яңа товар, эшләнмә, технология яки хезмәт күрсәтергә әзер булырга тиеш. Грант алган югары уку йорты укучысы юридик зат буларак теркәлергә, бизнес-план һәм стартап сайты эшләргә тиеш булачак.

Ул быел 15 пилот университет стартап-студиясе һәм 20 эшмәкәрлек «кайнау нокталары» булдырылачагын әйтте. Агымдагы елда федераль бюджеттан барлыгы 5,2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.

Грантлардан тыш, яңа эш башлаучы эшмәкәрләр еллык академия ялы рәвешендә дә ярдәм ала алачак. Шул ук вакытта проектны үзең генә дә,  командада да тормышка ашырырга мөмкин.

Конкурсны оештыручылар-РФ Мәгариф һәм фән Министрлыгы, ВЭБ.РФ инновацияләргә ярдәм фонды белән берлектә, гаризаларны сайлап алуның беренче дулкынында җиңүчеләрне май аенда игълан итү планлаштырыла, шул ук айда алар белән килешүләр төзеләчәк. Тулырак мәгълүматны конкурс сайтында белергә мөмкин.

https://mert.tatarstan.ru/index.htm/news/2059472.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев