Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 2018 ел белән чагыштырганда янгыннарда үлүчеләр саны ике тапкырга арткан

Татарстанда 2019 ел башыннан янгыннарда 23 кеше һәлак булган.

Татарстанда 2019 елның беренче аенда янгыннарда һәлак булганнар саны 2018 елның беренче ае белән чагыштырганда ике тапкырга арткан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте.

Һәлак булучылар саны арту республиканың 11 районында күзәтелә.

«Бүгенге көнгә янгын вакытында 23 кешенең, шул исәптән бер баланың гомере өзелгән», – дип хәбәр итте Сергеев.

Ведомство башлыгы урынбасары 1 февральдә өч яшьлек баланың фаҗигале төстә һәлак булганлыгы турында мисал китерде. Әти-әниләре әйберләр сатып алырга киткән,ә баланы өйдә ялгыз бикләп калдырганнар. Кайткач, алар сабыйны коридорга керү юлында тапканнар. Бала ут белән саксыз эш итү сәбәпле һәлак буган.

Спикер 15 кешенең торак йортларда һәлак булганлыгын, аларның күбесенең исә исерек хәлдә булганлыгын әйтте.

 

Фото: https://pixabay.com/

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев