Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 5 яшьлек бала әтисе машинасын кабызып елгага төшеп баткан (ФОТО)

Яшел Үзән районында биш яшьлек малай машинаны кабызган һәм Иделгә төшеп киткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Агентлык язуынча, Щурячий ярымутравында машинада утырган биш яшьлек ир баланың аны кабызуын һәм суга төшеп китүен әйткәннәр. Урынга 8нче коткару, 2нче зона отряды һәм кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре чыккан.

Ачыкланганча, бала әти-әнисеннән башка автомобильне кабызган һәм ярдан Иделгә төшеп киткән. Автомобиль алты метр тирәнлеккә төшкән.

Ярымутрауда водолазлар Идел төбендә 80 квадрат метр урынны тикшереп, 99 модельле “Лада” машинасын тапкан. Машина эченнән һәлак булган баланы алып чыкканнар. Аннан соң машинаны күтәртеп алганнар. Ул ярдан ун метр ераклыкта яткан.

http://matbugat.ru/news/?id=22670

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев