Татарстанда ачык һавада кино күрсәтергә рөхсәт иттеләр
65 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар өчен мәҗбүри изоляцияне 9 августка кадәр озайттылар.
ТР Министрлар Кабинеты карары буенча 27 июльдән Татарстанда ачык мәйданчыкларда — паркларда, скверларда һәм яр буйларында кино күрсәтү рөхсәт ителә.
Моннан тыш, документта 65 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен мәҗбүри изоляция режимы 9 августка кадәр озайтылуы турында әйтелә.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев