Заман сулышы

ТР Хөкүмәте эшсез көннәр чорында балалар бакчалары өчен абонент түләвен гамәлдән чыгарачак

Татарстан Хөкүмәте тарафыннан республика халкы үзизоляциядә булган вакытта – март ахырыннан 11 майга кадәрге чорда балалар бакчалары өчен абонент түләвен гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта шулай дип белдерде.

 

«Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш штабы эшчәнлеге кысаларында без төрле ярдәм чараларын карадык. РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән ял көннәре вакытында – март ахырыннан 11 майга кадәрге чорда балалы гаиләләрдән бакчада тукланган өчен дә, абонент түләве рәвешендә дә акча җыймау турында карар кабул ителде», - диде Песошин.

 

 https://tatar-inform.tatar

Реклама

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: