Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда коронавирустан 12нче кеше үлде

Республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы бүген тагын бер күңелсез хәбәр җиткерде. Казанда яшәүче 79 яшьлек кеше вафат булган.

  Узган тәүлектә республикада 39 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. 13 кеше хастаханәләргә салынган, 226сы өйләрендә дәвалана.

Авыру йоктыручылар арасында бер 18 яшькә кадәрге 1 балигъ булмаган да бар.

Иң күп авыручылар 30-50 яшь категориясенә карый: аларның саны – 14.

Шәһәрләр буенча иң күп авыручылар Казанда (31). Аксубайда – 3, Чаллыда -2, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш районнарында берәр очрак теркәлгән.

 

 http://zainsk-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев