Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда куркыныч үлем: 17 яшьлек үсмерне коткара алмаганнар

Тикшерү комитеты Чаллы бассейнында 17 яшьлек үсмер егетнең үлеме уңаеннан тикшерү үткәрә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, 24 сентябрь кичендә үсмер егет бассейнда йөзгән һәм су астына киткән. Бу хәлне инструктор күреп алган, шуннан соң егетне...

Тикшерү комитеты Чаллы бассейнында 17 яшьлек үсмер егетнең үлеме уңаеннан тикшерү үткәрә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, 24 сентябрь кичендә үсмер егет бассейнда йөзгән һәм су астына киткән. Бу хәлне инструктор күреп алган, шуннан соң егетне судан чыгарганнар. Башта реанимация чараларын бассейнның шәфкать туташы үткәргән, аннан ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килеп җиткән. Әмма егетнең гомерен саклап калып булмаган.

Хәзерге вакытта әлеге фаҗига сәбәпләре ачыклана. Суд медицина экспертизасы уздырыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев