Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда кызның битен эт тешли

Чаллыда сугышчан эт кыз балага һөҗүм иткән. Йөзе җәрәхәтләнгән баланы хастаханәгә китергәннәр.

Эт тешләгән кыз йөзенә операция дүрт сәгать дәвам иткән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Зыян күргән кызга 11 яшь. Операция дүрт сәгать дәвам итте. Пластик хирурглар баланың йөзен яңадан җыйган дип әйтергә була», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Хәзер мәктәп укучысы Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә. Табиблар аның сәламәтлек торышын уртача авырлыктагы тотрыклы итеп бәяли.

Республика прокуроры Илдус Нәфыйков әлеге мәгълүматны, полиция тикшерүен җәлеп итеп, тикшерергә кушты.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/26-06-2020/challyda-et-teshl-g-n-kyzny-biten-d-rt-s-gat-d-vamynda-operatsiya-yasyylar-5752295

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X