Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда яшәүчеләрнең утыз проценты гына кабельле телевидениега тоташкан

Татарстанда яшәүчеләрнең 30 проценты гына кабельле телевидениедан файдалана. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда “Телеком-Сервис” ҖЧҖ җитәкчесе Наил Фәйзрахманов сөйләде.

“Казанда яшәүчеләрнең яртысы кабельле телевидениедан файдалана, ә республика халкының бары тик 30 проценты гына тоташкан. Шулай итеп, 30 процент кабельле, 30 процент иярченле һәм 30 процент эфир телевидениесен карый. Авыл җирлегендә  иярченле телевидение кабельле телевидениега зур көндәшлек тудыра, чөнки анда операторлар юк”, - диде Наил Фәйзрахманов.

Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласында кабельле челтәрләр 90 процентка җитә. Әмма бу барлык 90 процент та кабельле телевидение карый дигән сүз түгел. Аларның кабельле телевидениега тоташу мөмкинлеге бар.

“Телеком-Сервис” ҖЧҖ җитәкчесе белән әңгәмәне тулысынча “События” порталында укырга мөмкин. Телевизион версияне “Татарстан24” телеканалында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында карап булачак.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/19/179117/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X