Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда заправкада газ шартлаудан соң, тикшерүчеләр җинаять эше ачты

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Тикшерү комитетында ягулык станциясендә газ шартлау факты буенча җинаять эше ачылды. Фаҗигадә заправка эшчесенә зыян килгән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Шептицкий хәбәр итте.

 

Тикшерүчеләр версиясе буенча, август ахырында М7 трассасының 847 нче чакрымында ООО “Транзит-Сервис” ягулык станциясендә газ агып, шартлау булган. Нәтиҗәдә 54 яшьлек ир-ат тәненең 40 процент өлеше пешкән. Аны хастаханәгә озатканнар.

Газ-һава катнашмасы агу заправка хезмәткәрләренең үз вазифаларны тиешенчә башкармау аркасында килеп чыккан. Алар парк җиһазларын, тутыру һәм агызу колонкаларын төзек хәлдә тотарга тиеш булган.

Әлеге факт буенча “Кулланучыларның сәламәтлеге һәм гомере иминлеге таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү” маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Янгын-техник экспертизасы билгеләнгән. Тикшерүчеләр килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен ачыклый.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/21/172004/

 

ФОТО: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев