Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылы җыены күңелле мизгелдән башланды

Районыбыз авылларында традиция буенча ел башында үткәрелә торган халык белән очрашулар бара.

Түбән Чыршылыда җыенны күңелле мизгелдән башладылар. Авыл почта бүлекчәсендә хезмәт куючы Зөлфирә Камалтдинованы 60 яше белән котладылар. Аны котларга Лениногорск цех начальнигы Мәгъсумә Кәримова белән цехның профком җитәкчесе Фәния Хаҗиева килде. Зөлфирә Зәкәриевнаны котлап, җылы теләкләр әйттеләр, Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Түбәнчыршылылар  эшкә уңган-булган халык. Тик соңгы елларда гына мөгезле эре терлек саны бераз кими бара. 2017 елда  86 баш сыер исәптә булган, узган ел 80 башка гына калган. Шәхси хуҗалыклар узган ел дәвамында 49 тонна сөт тапшырган.  Ситдиковның гаилә фермасында 23 баш мөгезле эре терлек бар. Түбән Чыршылы халкы умартаны күпләп тота. Түбән Чыршылы җирлегенә өч авыл карый: Түбән Чыршылы, Югары Чыршылы, Мордва Ивановка. 

-    Ел дәвамында авыл юлларын ремонтлауны, зиратларны, чишмә башларын чистарту, чүплекләрне бетерүне бурыч итеп куйдык, - ди чыгышында авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина. – Авылларда зиратларны чистартуда зур эш алып барылды. Сигез зиратның дүртесе БТИ аркылы теркәү үтте.


Хәзер заман шуны таләп итә: теркәлү үтеп, документлы булырга тиеш. Хәтта авылдагы су каптажлары теркәлә. Түбән Чыршылыда да ике каптажны рәсмиләштергәннәр. Зиратларда зур булып үскән агачлар киселгән. Мордва Ивановканың икенче зираты да үзара салым хисабына төзекләндерелгән.
Узган елда эшләнгән зур эшкә куанычлары да бар авыл халкының. Ул  - Югары Чыршылыга таба Куак суы аркылы куелган күпер ремонтланган. Ә менә Югары Чыршылы белән Түбәне арасындагы юл бик начар хәлдә, ремонт таләп итә, ди авыл башлыгы. Куак очы ягыннан үзәк урамга машиналар кызу тизлектә кермәсен өчен, ясалма тигезсезлек (“лежачий полицейский”) урнаштырылган. Бу эш куркынычсызлыкны исәпкә алып башкарылган.


Түбән Чыршылы җирлегендә өч авылга 1029 кеше яши. Пенсионерлар – 398, эшкә яраклы – 473 кеше. Мәктәп яшенә кадәрге балалар – 31. Балалар бакчасында 14 бала. Мәктәптә 56 укучы укый. 2018 елда өч бала туган, 20 кеше (9ы читтән) вафат булган. 3 пар яңа гаилә корган.

 

 

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетының 18 гыйнвар санында укыгыз
Розалия Мостафина
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев