Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Камада яңа туган баласын чүплеккә ташлауда шикләнелгән хатынны тоткарлаганнар

Түбән Камада яңа туган нарасыен чүплеккә ташлауда шикләнелгән ана табылган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе А.Шептицкий хәбәр итә.

27 октябрь төнендә Түбән Кама шәһәренең Сөембикә урамындагы чүплектә яңа туган бала табыла.  Яңа туган кыз бала салынган полиэтилен пакетны узып баручы ир-ат күреп ала.  Хәзерге вакытта баланы табиблар дәвалый, дип яза Татар-информ. 
 
Оператив-эзләү чаралары барышында, җинаятьтә шикләнелгән 39 яшьлек хатын-кыз тоткарланган. Хатын-кыз җинаятькә катнашын таныган.+
 
Бу хатынның, йөклелеген яшереп, баласын өйдә ванна бүлмәсендә, үзе белән яшәүче ир-ат йоклаган вакытта тапканы ачыкланган. Кендек бавын пычак белән кисеп, ул баланы башы белән пакетка сала һәм чүплеккә илтә. 
 
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары "кечкенә баланы үтермәкче булу" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан (РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче өлеше). Бу хәлнең барлык нечкәлекләре тикшерелә, җинаятькә этәргән сәбәпләр ачыклана.
 

http://matbugat.ru/news/?id=23752
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев