Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тикшерү комитеты Идел янында күмелгән 80 тонна исләнгән тавык турында мәгълүматны тикшерә

Мәгълүмат чараларында «Даль-Кама» ит комбинаты хезмәткәрләре 80 тонна биологик калдыкларны законсыз утильләштергәнлеге турында мәгълүмат пәйда булды.

ТР Тикшерү комитеты Иделдән йөз метр ераклыкта күмелгән 80 тонна тавык турында мәгълүматны тикшерә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

«Татарстан Республикасында биологик калдыкларны законсыз күмү турындагы мәгълүмат буенча тикшерү башланды. Массакүләм мәгълүмат чаралары мониторингы барышында Яшел Үзәннең "Даль-Кама" ит комбинаты хезмәткәрләренең 80 тонна биологик калдыкларны законсыз утильләштерүе ачыкланган", - дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, узган елның җәендә ит комбинатында суыткыч җиһазлары ватылган, шуның нәтиҗәсендә 80 тоннага якын тавык ите бозылган. Оешма хезмәткәрләре сасыган итне Идел ярыннан йөз метр ераклыкта предприятие ишегалдында гына күмделәр.

Тикшерүчеләргә бу вакыйганың барлык шартларын да билгеләргә кирәк булачак. Якын арада махсус техника ярдәмендә биокалдыклар күмелгән урын тикшереләчәк.

Мәгълүмат «Татар-информ» агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев