Тирескә дә салым кертмәгәйләре
РФ Дәүләт Думасында "тирес турында закон" буенча эш бара
— документ тирес белән эш итү кагыйдәләрен һәм тирескә хокукның кемдә булуын билгеләячәк.
«Парламент газетасы» хәбәр иткәнчә, закон проектын депутатлар һәм сенаторлар төркеме эшләгән. Документны инде Россия парламентының язгы сессиясендә кабул итәргә мөмкиннәр. Аерым алганда, депутатлар һәм Федерация Советы әгъзалары тиресне җитештерү һәм куллану калдыклары (ягъни «мусор») исемлегеннән төшереп калдырырга тәкъдим иттеләр.
«Закон проекты белән «терлекчелекнең өстәмә продуктлары» төшенчәсен, терлекчелекнең өстәмә продуктлары белән эш итү һәм аларны авыл хуҗалыгы производствосында куллану процессларына (шул исәптән туфракның уңдырышлылыгын арттыру өчен) бәйле төшенчәләрне кертү каралган", — диелә басмада. Яңа закон тирескә милек хокукын билгеләргә тиеш. Бу аны бухгалтерлык һәм салым исәбендә чагылдырырга мөмкинлек бирәчәк.
фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев