Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Төркиядә укучы укытучысына пистолеттан аткан

Пистолетны укучы мәктәпкә гитара футлярында алып килгән.

Төркиянең көнбатышындагы Афьонкарахисар шәһәрендә югары сыйныф укучысы укытучысына пистолеттан аткан. Бу хакта Cumhuriyet газета хәбәр итә, дип җиткерә РИА Новости.

Пистолетны укучы гитара футлярында алып килгән.

Басма мәгълүматлары буенча, дәрескә кермәгән укучы, укытучы белән ачуланышып, аның аягына аткан. Бәхәс сәбәбе ачыкланмаган.

Газетада язылганча, атыш ишетеп, мәктәп җитәкчелеге полиция һәм табиблар чакырткан. Яраланган укытучыны ашыгыч ярдәм машинасында шәһәрнең дәүләт хастаханәсенә озатканнар.

Полиция атучыны тоткарлаган. Тикшерү дәвам итә.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев