Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ТӘРӘЗӘЛӘР… Балаларны ничек сакларга?

Балаларның тәрәзәдән егылып һәлак булу, имгәнү очраклары бигрәк ешайды бит…

Яр Чаллы шәһәрендә 16 нчы каттан парковкадагы машина өстенә егылып төшкән алты яшьлек малайның гомерен табиблар коткарып кала алмады… Баланың әнисе кибеткә чыгып киткән була. Бөтен тәрәзә, пәрдәләрне яхшылап яба. Тик әнисенең чыгып китүен генә көткән, диярсең, бала тиз генә тәрәзәне ачып аска карый. Бәлки кибеткә баручы әнисен күрәсе яисә берәр сүз кычкырасы килгәндер… Бала хастаханәгә килгәндә клиник үлем хәлендә була һәм күпмедер вакыттан соң җан бирә.

Ел саен – 20 бала…
Кызганыч, мондый аяныч хәлләр әледән-әле булып тора. Мәсәлән, узган ел Россиядә фатир тәрәзәләреннән барлыгы 905 бала егылып төшкән, аларның 60 процентына хәтта 4 яшь тә тулмаган булган. Нәтиҗәдә, 123 бала үлгән, 33е инвалид калган…

Татарстанда исә  һәр җәй саен тәрәзәләрдән якынча 20 бала егылып һәлак була. Бу хакта узган ел Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар хирургы Владимир Филатов шактый ачынып сөйләгән иде.

Белгеч сүзләренчә, күп кенә ата-аналар ачык тәрәзәләрнең куркынычлыгын бәяләп бетермиләр һәм москит челтәрләрнең нинди хәтәр булуын аңламыйлар. Ә бактың исә, балаларның күбесе нәкъ менә шушы москит челтәрләргә алдана икән бит…

Нишләргә?
Фаҗигаләр ешрак биш яше тулмаган нәниләр белән килеп чыга. Моның фәнни аңлатмасы да бар. Кешедә баш миенең эш-гамәлләр һәм хис-кичерешләр өчен җавап бирә торган  алгы өлеше 5-7, ә кайвакыт 9 яшьтә генә формалашып бетә. Шуңа күрә кече яшьтәге бала эшләгән эшләренең ахырын анализлап бетерә алмый. Шуңа галимнәр балага  9 яшь тулганчы ата-аналарга бик тә сакчыл булырга һәм тәрәзәләрне ачкыч белән бикләп йөрергә киңәш итә.

Менә сезгә тагын берничә киңәш:

Москит челтәрләргә ышанырга ярамый! Мондый челтәр булу сабыйларны бәладән коткарып кала алмый.
Балалар тәрәзә төбенә менә алмаска тиеш! Ата-ананың уяулыгына гына ышанырга ярамый.
Балаларга кече яшьтән биеклекнең кукрыныч икәнлеген аңлатырга кирәк!
Балаларны тәрәз төпләрендә уйнатырга киңәш ителми.
Тәрәзәдән дөрес карау шулай ук бик мөһим. Башны һәм, гомумән, гәүдәне тәрәзәдән чыгарырга ярамый!
Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru/

http://sarman-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X