Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Туңган чалбарлардан... скульптуралар

Көчле салкыннар барлык кешенең дә кәефен төшерми. Кемнәрдер, киресенчә, бу хәлгә шатланып, яңа күңел ачу алымнары уйлап таба.

Мәсәлән, Миннеаполиста (АКШ) яшәүче Том Гроттинг джинсы чалбарларын салкында туңдырып, кызыклы скульптуралар ясый башлаган. Шаян ир чалбарларны суда чылатып, тышка алып чыга да, акрынлап төрле формага кертеп, туңдыра. Аннан күреп, күршеләре дә шулай күңел ача башлаган.
Том пиджакларны, костюмнарны да туңдырып караган һәм иң яхшы “иҗат җимешләренең” чалбарлардан гына килеп чыгуына төшенгән.
Кызык кешеләр инде бу америкалылар, килешәсезме?

чыганак:kiziltan.ru
Фото: 120SU сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев