Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тузган йортлардан арынырга вакыт

Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырылды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Әлеге киңәшмәдә ветераннарга торак төзү, социаль ипотека программасы, тузган торакларны бетерү һәм күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирелү мәсьәләләре яктыртылды. Бүгенге көндә Татарстанда 785,7 мең квадрат метр торак йорт төзелеп тапшырылган. Соңгы ике атнада...

Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырылды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Әлеге киңәшмәдә ветераннарга торак төзү, социаль ипотека программасы, тузган торакларны бетерү һәм күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирелү мәсьәләләре яктыртылды.


Бүгенге көндә Татарстанда 785,7 мең квадрат метр торак йорт төзелеп тапшырылган. Соңгы ике атнада 83,5 мең квадрат метр торак йорт кулланышка кертелгән. Әнә шулай дип белдерде ТР Төзелеш, архитектура, һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Социаль ипотека программасы буенча эксплуатациягә 2 мең 794 фатирга исәпләнгән 45 йорт тапшырылган. Аларның барлык мәйданы - 162 мең квадрат метр тәшкил итә. Дәүләт торак фонды программасы буенча барлыгы 156 йорт (2 мең 905 фатир) эксплуатациягә бирелгән, шул исәптән АПК программасы буенча 111 йорт тапшырылган.
Лениногорск районының 2012 елга торак төзү планыннан күренгәнчә, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү дәвам итә. 249 кеше исәптә тора, 214е үзләренә фатир сайлаган. Садовая урамы, 6 нчы йорт һәм Садриев урамы, 1 нче йорт адресы буенча төзелүче торак биналар ветераннар өчен булачак.
Шөгердә 21 фатирлы йорт төзеләчәк. Анда авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр күчереләчәк, дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеоконференция

2
X