Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Уйлап әйт сүзеңне: интернетны шаулаткан Рамил Ибраһимовны ни көтә?

Татарстан прокуратурасы Орландода булган теракт уңаеннан социаль челтәрләрнең берсендә Рамил Ибраһимов тарафыннан җинаятьченең әлеге гамәлен хуплап язу калдыру факты буенча тикшерү эше башлап җибәрде. 35 яшьлек Рамил Ибраһимов "Эфир" телеканалында "Перехват" тапшыруын алып баручы буларак таныш. Ул Инстаграмдагы битендә 12 июньдә АКШта булган фаҗигале хәл (гей-клубтагы теракт) уңаеннан үз фикерен...

Татарстан прокуратурасы Орландода булган теракт уңаеннан социаль челтәрләрнең берсендә Рамил Ибраһимов тарафыннан җинаятьченең әлеге гамәлен хуплап язу калдыру факты буенча тикшерү эше башлап җибәрде.



35 яшьлек Рамил Ибраһимов "Эфир" телеканалында "Перехват" тапшыруын алып баручы буларак таныш. Ул Инстаграмдагы битендә 12 июньдә АКШта булган фаҗигале хәл (гей-клубтагы теракт) уңаеннан үз фикерен беледереп, җәмәгатьчелектә шау-шу тудырган иде. Аерым алганда, Рамил Ибраһимов "Pulse" төнге клубындагыларны (анда 50 кеше корбан булды, яраланучылар тагын да күбрәк) атучыны хуплап чыкты.

Прокуратура тикшерүе нәтиҗәләреннән чыгып, канун бозу очраклары ачыкланса, социаль челтәрдән кулланучыга карата чара күреләчәк.

http://intertat.ru




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев