Республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы татарстанның яшь галим һәм белгечләренең иҗтимагый хәрәкәте һәм "Татарстан Республикасының сәләтле яшьләр академиясе" иҗтимагый оешмасы белән берлектә V республика яшьләр форумы үткәрә.
Форумда 16 дан 30 яшькә кадәр (35 яшькә кадәр булган яшь галимнәр) катнаша ала.
Анда катнашу өчен forumtatarstan.ru сайтына кереп, 1 мартка...
Республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы татарстанның яшь галим һәм белгечләренең иҗтимагый хәрәкәте һәм "Татарстан Республикасының сәләтле яшьләр академиясе" иҗтимагый оешмасы белән берлектә V республика яшьләр форумы үткәрә.
Форумда 16 дан 30 яшькә кадәр (35 яшькә кадәр булган яшь галимнәр) катнаша ала.
Анда катнашу өчен forumtatarstan.ru сайтына кереп, 1 мартка кадәр заявка тутырырга кирәк.
Форум 10 тематик мәйданчыктан торачак. Алар - "Яшьләр фәне һәм иннвоацияләр", "Архитектура һәм шәһәр мохите", "Син - эшмәкәр!", "Мәрхәмәтлелек технологиясе", "Куркынычсызлык", "Кечкенә илем", "Арт-квадрат", "Информация ташкыны", "Яшьләр коррупциягә каршы", "Киләчәккә адым".
Иң яхшы проект һәм идеяләр республика җитәкчелегенә җибәреләчәк.
Форумда катнашу өчен нинди кагыйдәләр үтәлүе турында түбәндәге http://forumtatarstan.ru/files/info.zip ссылка буенча һәм word форматында бирелгән документка кереп карап була.