Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Вәсилә Фәттахованың ире: «Һәйкәлне хәйрия концертларыннан җыелган акчага ясаттым»

Уфаның Көньяк зиратында җирләнгән Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттаховага һәйкәл куелды. Бу хакта Intertat.ru хәбәрчесенә Вәсиләнең ире Илгиз Габдерәкыйпов хәбәр иткән. - Һәйкәлнең проект һәм идея авторы - үзем. Бу эшне башка кешегә тапшырмадым, чөнки мин үзем дә белемем буенча төзүче. Һәйкәлне Вәсиләнең истәлегенә багышлап үткәрелгән хәйрия концертларыннан...

Уфаның Көньяк зиратында җирләнгән Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттаховага һәйкәл куелды. Бу хакта Intertat.ru хәбәрчесенә Вәсиләнең ире Илгиз Габдерәкыйпов хәбәр иткән.

- Һәйкәлнең проект һәм идея авторы - үзем. Бу эшне башка кешегә тапшырмадым, чөнки мин үзем дә белемем буенча төзүче. Һәйкәлне Вәсиләнең истәлегенә багышлап үткәрелгән хәйрия концертларыннан җыелган акчага ясаттым. Тантаналы чарада бик күп кеше, шул исәптән Вәсиләнең иҗатташ дуслары да катнашыр дип көтелә. Алар арасында Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Зифа Нагаева, Алмаз Шәрифуллин, Мөнир Рахмаев, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм башкалар бар, - дип сөйләде безгә Илгиз Габдерәкыйпов.

Вәсилә Фәттахованың кабере Уфа шәһәренең Көньяк зиратындагы Дан аллеясендә урнашкан. Рәсми чарада ачылу чарасы 14.00 сәгатьтә булачак дип көтелә.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев