Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

WorldSkills Kazan 2019 дөньякүләм чемпионатында 1600 яшь профессионал катнашачак

Татарстан башкаласына һөнәри осталык буенча чемпионатны карарга 200 мең тамашачы килер дип көтелә.

2019 елның 22-27 август көннәрендә Казан һөнәри осталык буенча «Ворлдскиллс» дөньякүләм чемпионатын кабул итәчәк. Бу хакта ярышларны оештыручылар хәбәр итә.

«Ворлдскиллс» миссиясе – профессиональ белем алуны таныту һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру. 

Чарада 60 илдән 1 600 яшь профессионал катнашачак. Алар 56 компетенциядә ярышачак.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты төп компетенцияләрдән тыш, FutureSkills киләчәк һөнәрләре буенча ярышлар һәм 16 яшькә кадәрге малайлар һәм кызларның WorldSkills Juniors ярышлары мәйданчыгы да булачак.

Чемпионатта катнашучыларга 1 500 эксперт бәя бирәчәк, ә аларга Россия һәм башка илләрдән 3 500 волонтер ярдәм итәчәк.

Ярышларны карарга 200 мең тамашачы килер дип көтелә.

Чемпионатны оештыручылар – WorldSkills International халыкара оешмасы, WorldSkills хәрәкәтенең Россиядәге операторы – «Яшь профессионаллар» (ВорлдСкиллс Россия) һөнәри берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» берлеге, Казанның «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/13/176971/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X