Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа атнага Йолдызнамә

21-27 гыйнварга йолдызлар фаразы

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бер-берегездән туйсагыз да, злегә сабыр итәргә кирәк. Үзегезнең дөрес булуыгызга тулысынча ышанган очракта гына бәхәскә керегез. Ял көннәрен сөйгәнегез белән үткәрергә тырышыгыз. Чит кешеләргә йөрәк серләрегезне ачмагыз.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, шәхси тормышыгызда бар да әйбәт. Атна туйлар уздыру, романтик очрашулар билгеләү өчен яхшы. 
 
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, күңелегез маҗаралар тели, әмма хис белән генә яшәп булмавын аңларга вакыт. Күңелсез, төссез көннәрдән баш тартып, яңа ачышлар, сәяхәтләр дөньясына чумыгыз. Эшегезне бер читкә куеп ял итәргә вакыт табыгыз. Ялларда күптәнге дусларыгыз белән очрашачаксыз.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар, юл куя белү генә мөнәсәбәтләрне саклап калырга ярдәм итә. Туганнарыгыз. Дусларыгыз белән сүзгә килмәгез. Яңа керем чыганагы табыла. Көтелмәгән җирдән илһам чыганагы табачаксыз. Мәхәббәттә исә көнчелек хисләре өстенлек итәргә мөмкин. Ләкин борчылырлык сәбәп булмаячак.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, кышкы суыклар үзенекен итә, өйдән чыгасы килми. Сезнең дөньяга позитив карашыгыз башкаларга да тәэсир итәчәк. Бу атнада эштә җитди үзгәрешләр көтелә, карьера үсеше мөмкинлеге дә бар.

КЫЗ (23.08-22.09)лар, сез хәзер игътибар үзәгендә, иҗадый сәләтегез ачылачак. Эштә гайбәтләрдән ерак йөрегез. Башлаган һәр эшегездә бәхет елмаячак.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, шау-шулы чараларда катнашмагыз. Атна күчемсез милек мәсьәләләрен хәл итү, документларны рәсмиләштерү, өйдә ремонт башлау өчен кулай.  Тормыш китергән шатлыклардан тәм табып яшәгез. Бу атнада сезнең буш вакытыгыз күп булачак. Хезмәттәшләрегезнең сүзләренә колак салыгыз. Ул сүзләр сезгә капкынга эләкмәскә ярдәм итәр.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар, өйдә мөнәсәбәтләр катлауланса да, борчылыр урын юк. Барысы да вакытлыча гына. Ул арада тышкы кыяфәтегезне матурлагыз, кибетләрдә йөреп кайтыгыз. Ял көннәрен башыгыз белән эшкә чумарсыз.

УКЧЫ (23.11-21.12)лар, якын кешегезгә көтелмәгән бүләк әзерләгез. Эштәге үзгәрешләрдә курыкмагыз, яңа вазыйфа моңа кадәр яшеренеп яткан сәләтне ачар. Бу атнада үз-үзегезгә игътибарны арттырырга кирәк. Үз өстегезгә артык күп эш, җаваплылык алу сәламәтлегегезгә зыян салырга мөмкин.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, кыенлыклар туганда, эчке сиземләү сәләтенә таяна аласыз. Әти-әниегезнең хәлен белергә вакыт табыгыз. Эштә тәҗрибәлерәк хезмәттәшләрегез белән киңәшләшегез. Акча янчыгын да калынайтыр чак. Ял көннәрен дусларыгыз белән үткәрү, яңа танышлар, яңа идеяләр китерер.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар, низаглардан ерак йөрегез, тыныч яшәргә тырышыгыз. Матди хәлегезне яхшырту мөмкинлеге туачак. Ялларда күптәннән хыялланган зур әйбер сатып алырга була. Әмма аны бурычка алмагыз. Яраткан кешегезнең кимчелекләренә күз йомарга өйрәнсәгез, тормышыгыз җайланыр.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар, атна күңелле вакыйгаларга бай була. Тормышны үзгәртергә сәләтле кеше белән танышуыгыз ихтимал. Эштә тәвәккәллек сорала. Сәламәтлеккә игътибарлырак булыгыз. Үзегез белмәгән, әле татып та карамаган эшкә курыкмыйча алына аласыз. Сездән бурычка акча алып торган кешеләр атна дәвамында акчаларыгызны кайтырыр.
 

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев