Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда пиротехникадан ун кеше зыян күргән

Бер бала һәм бер балигъ булган кеше, кул һәм күз өлешләре пешү сәбәпле, хастаханәгә озатылган.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда пиротехник әйберләрне саксыз куллану нәтиҗәсендә барлыгы ун кеше зыян күргән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Күзәтү эшләре идарәсенең башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Сергей Сергеев белдерде.

Пиротехник әйберләрне саксыз куллану нәтиҗәсендә барлыгы ун кеше зыян күргән, шул исәптән – Казан һәм Яр Чаллы шәһәреннән ике бала да бар. Бер бала һәм бер балигъ булган кеше кул һәм күз өлешләре пешү сәбәпле, хастаханәгә озатылган.

“Массакүләм урыннарда Яңа ел төнен 250 мең кеше үткәргән, Раштуа бәйрәме уңаеннан гыйбадәт кылуда 40 мең татарстанлы катнашкан. Фейерверклар өчен ясалган мәйданчыкларда күпме кеше икәнен тәгаен әйтә алмыйм. Казанда дүрт салют ату урыны каралган иде”, - диде Сергей Сергеев.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/09/178477/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев