Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа елдан балалар бакчасы өчен түләү арта

Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасында балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен күбрәк түли башлаячакбыз. Бакчага йөрүче балалары булган лениногорскилылар бу хакта хәбәрдәр инде. Ноябрь ахыры, декабрь башында ук договорның өстәмә килешүенә кул куйдык. Арту уртача 8 процент булачак диләр. Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы артуны азык-төлеккә бәя күтәрелү һәм бакчада...

Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасында балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен күбрәк түли башлаячакбыз.

Бакчага йөрүче балалары булган лениногорскилылар бу хакта хәбәрдәр инде. Ноябрь ахыры, декабрь башында ук договорның өстәмә килешүенә кул куйдык.

Арту уртача 8 процент булачак диләр. Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы артуны азык-төлеккә бәя күтәрелү һәм бакчада эшләүчеләрнең хезмәт хаклары үсүе белән бәйле дип аңлата.
Интернеттагы мәгълүматларга караганда, артуга ата-аналар зур ризасызлык белдерә. Кайберәүләр имзалар җыеп, дәгъваны Россия Президенты Владимир Путинга да юлларга җыена, дигән мәгълүмат бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: повышение за детсад