Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз турында: Кирәгеннән артык тыйнак һәм гади булып калган ул

Еллар үтсә дә тавышлары, холыклары, башкаларга карата мөнәсәбәтләре үзгәрмәгән кешеләр бар. Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, югары категорияле диктор Рөстәм абый Нәбиуллин әнә шундый затларның берсе. Халык арасында зур популярлык казанып та кирәгеннән артык тыйнак һәм гади булып калган ул.

Аның бәйрәмнәрдә, туган көндә шалтыратканнарын әйтеп тә тормыйм, гел
уйламаганда, сиңа бик кирәк чагында да шалтырата ул. Шулай көтмәгәндә
шалтырата да: “Малай, хәлләрең ничек? Әйбәт кенә яшәп ятасыңмы? Карале,
мәкаләңне укыдым. Шәп килеп чыккан. Шулай гел язып тор, яме. Каләмеңне
ташлама. Бирешмә, малай, җирдә яхшылык һәм яхшы кешеләр күбрәк”, – дияр.
Әйткәнемчә, Рөстәм абый үтә тыйнак кеше. Үзе турында сөйләргә яратмый.
Яратса, әледән-әле аның турында газета-журналларда мәкаләләр чыгып торыр
иде. Ул бит мактауларга бик лаек. Өлкән буын кешеләр арасында аның
тапшыруларын яратып карамаган, гомумән, аны белмәгән кеше юктыр.
Ә менә үзе кешеләр турында рәхәтләнеп сөйли. Яратып, ихластан, бөтен яхшы
якларын искә төшереп, матур итеп, җайлап сөйли.
Миңа да аны беренче укытучысы Мөзәгарәфә Туйкина турында истәлекләрен
сөйләтергә насыйп булды. “Рөстәм абый, Мөзәгарәфә апа турында
истәлекләрегезне сөйләгез әле?” дип шалтыраткач, болай да сөйләде, берничә
көннән язмача җавап та килеп төште.
Рөстәм абый Нәбиуллин беренче укытучысы турындагы сүзен “Аның дәресләре
бәйрәм кебек иде”, дип башлап китте. (Сүз Татарстанның атказанган укытучысы
Мөзәгарәфә Туйкина турында бара).
“Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән һәм соңгы кыңгырау яңгыраган
вакытлардан соң шактый гомер узса да, безне – укучы балаларны, олы юлга
чыгаруда зур хезмәт куйган, Зәй-Каратай (Лениногорск районы) мәктәбе
укытучыларын һәрвакыт рәхмәт хисләре белән искә алам.
Хәтер-хатирә күңелне мәктәп елларына кайтарганда, иң беренче чал чәчле,
ягымлы, нурлы йөзле Мөзәгарәфә апа күз алдына килә. Сабыр холыклы, түземле
апа иде. Балаларның берсен якын итеп яклап, икенчесен кимсетми, барыбызны да
бертигез күрә иде.
Язманың тулы вариантын “Заман сулышы” газетыннан укый аласыз.
Илүсә Нәбиуллина, Әлмәт

Фото гаилә альбомыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев