Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якыннарыгызга сюрприз ясагыз

Татарстанда әти-әниләрне һәм якыннарны республика газета-журналларына яздырту буенча махсус акция башланды. Кадерлеләрегезгә көтелмәгән сюрприз ясыйсыгыз килсә әлеге чарага сез дә кушылыгыз! Республика газета һәм журналларына язылу өчен хәтта өйдән дә чыгу кирәкми. Почта бүлегенә дә бару мәҗбүри түгел. Моның өчен бары Татарстан дәүләт хезмәтләре порталына https://uslugi.tatarstan.ru керергә һәм төп битнең...

Татарстанда әти-әниләрне һәм якыннарны республика газета-журналларына яздырту буенча махсус акция башланды. Кадерлеләрегезгә көтелмәгән сюрприз ясыйсыгыз килсә әлеге чарага сез дә кушылыгыз!
Республика газета һәм журналларына язылу өчен хәтта өйдән дә чыгу кирәкми. Почта бүлегенә дә бару мәҗбүри түгел. Моның өчен бары Татарстан дәүләт хезмәтләре порталына https://uslugi.tatarstan.ru керергә һәм төп битнең аскы өлешендә ПОДПИСКА дигән тамгага керергә кирәк. Аннары инде компьютер киңәшләренә колак салып, каталогтан күңелегез теләгән газета яки журналны сайлыйсыз. Шунда ук карта аша акча күчереп абунәне (подписка) рәсмиләштерәсез.
Бүгенге көндә инде мондый мөмкинлектән күпләр файдаланып өлгерде. Алар арасында республикабызның танылган шәхесләре дә күп. Иң беренчеләрдән булып аннан, әлеге акциянең идея авторы, "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин файдаланды.
Акциягә РФ Дәүләт Думасының кайбер депутатлары да кушылды, алар арасында Марат Бариев, Айрат Хәйруллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башкалар бар. Чарада катнашучылар балалар учреждениеләрен дә яздыра ала, шул рәвешле, алар кечкенәләргә бүләк ясыйлар.
Танылган кешеләрнең әлеге акциягә теләктәшлек итүе нәтиҗәсендә, аңа республикада яшәүчеләр дә игътибар итәр дип ниятләнә.
" Бу бер үк вакытта "Татмедиа" басмаларына, милли мәдәният, телгә ярдәм итү. Без танылган шәхесләр безнең кешеләр өчен үрнәк булыр дип өметләнәбез, бу басмаларга игътибарны арттырыр дип өметләнәбез. Акциягә районнар да кушылачак", - диде "Татмедиа" АҖ генераль директоры.
http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев