Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Янгын сүндерүче ЯНГЫНДА һәлак булган

45 яшьлек Хәлим Хәйруллин, эчке хезмәт прапорщигы, техника керә алмый торган урында эшләгән.

Яр Чаллы шәһәрендә янгын сүндерү часте командиры һәлак булган. Ул янгын сүндергәндә зыян күргән һәм хастаханәдә үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Кичә төштән соң шәһәрнең Автосборка проспектындагы ташландык урында янгын чыкты. Шуны сүндергәндә 45 яшьлек Хәлим Хәйруллин - эчке хезмәт прапорщигы зыян күрде һәм аны хастаханәгә озаттылар", - дип сөйләделәр ведомствода.

Янгын сүндерүчеләр техника керә алмый торган урында эшли. 30 градус эссе һавада коткаручылар хәрби киемдә була, аларның аркасында 18 кило авырлыктагы ранец тора.

"Хәлим Хәлимовка эссе суккан булуы ихтимал. Ул бик авыр хәлдә иде. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен көн буе көрәште. Кызганычка, кич белән ул вафат булды", - дип сөйләделәр министрлыкта.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша. Аны 1 июньдә туган ягында җирлиләр. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/31/187255/

Фото: МЧС РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев