Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Янгында алты кешедән торган гаилә һәлак булды

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). Казанда шәхси йортта чыккан янгында өч балалы гаилә үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанның Авиатөзелеш районындагы Пестель урамында шәхси йорт януы турында хәбәр 112 бердәм номерына төнге уникенче яртылар тирәсендә килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр 33 яшьлек ир-атның, 31 яшьлек хатынның, 9 һәм 11 яшьлек малайның, 9 айлык кыз баланың һәм 64 яшьлек әбинең мәетен таба.

52 минуттан соң янгын сүндерелә. Янгын сүндерүдә 46 кеше һәм 13 берәмлек техника катнаша.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/22/184984/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X