Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь лениногорскилылар "Сандугач сайрар илем" фестивалендә катнашты

5 һәм 6 февральдә Әлмәттә чираттагы XXII «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале старт алды. Татарстанның нефть төбәге яшь талантларының традицион смотрын «Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» рухи яңарыш фонды оештыра һәм үткәрә. Фестиваль программасы «Сәнгать иҗаты» номинациясен дә үз эченә ала. Шунда ук «Сандугач сайрар илем» фестивале җиңүчеләренә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Быел Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучылары лаеклы чыгыш ясадылар:

Хәсәнова Иллария-1 урын (укытучысы Постнова Т. Г.),

Гафарова Сабина – 1 урын (укытучысы Крылова Н.),

Брендюрева Виктория – 2 урын (укытучысы Постнова Т. Г.),

Гайнетдинова Әминә – 2 урын (укытучысы Галләмова Э. Р.)) алды.

Вечкитова Анна-Дипломант (укытучысы Чебарева С. В.) булды.

Программа кысаларында укучылар һәм аларның укытучылары акварель рәсем сәнгате буенча мастер-класста катнаштылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев