Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшел Үзәндә давыл вакытында балалар утраудан чыга алмый калган

Яшел Үзән районында балалары белән ял итүче хатын-кызлар утраудан чыга алмаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән

Кичә Васильево бистәсе янындагы утрауда дүрт хатын-кыз пикник оештырган. Кичкә таба давыл кубып, Иделдә зур дулкын күтәрелгән, шуның нәтиҗәсендә ял итүчеләр утраудан мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган.+
 
Аларга «Амур» катерында коткаручылар ярдәмгә килгән һәм барысын да хәвеф-хәтәрсез яр буена алып чыккан, дип яза агентлык.
 
Бу хактагы мәгълүмат районның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенә җибәреләчәк. 

http://matbugat.ru/news/?id=22538

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев