Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы Ренат Ибраһимов белән хушлашу мәрасиме Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узачак

Кичә вафат булган татар җырчысы, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов белән хушлашу мәрасиме бүген,

15 майда, 15.00 сәгатьтә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү Җәмигъ мәчете Выползов тыкрыгы, 7нче йорт («Тынычлык проспекты» метро станциясе) адресы буенча урнашкан.

Соңрак, 17.00 сәгатьтә, шунда ук җеназа намазы укыячаклар.

Артистны Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендәге Волков зиратында мөселманнар өчен билгеләнгән участокта җирләячәкләр.

Җырчының кичә, 14 майда  19.01 сәгатьтә йөрәге туктаган.

Ренат Ибраһимовка 74 яшь иде. Соңгы елларда Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итте. 

Җырчы Украинаның Львов шәһәрендә хәрбиләр гаиләсендә туа. Россиянең халык артисты, Татарстанның Тукай премиясе лауреаты. Әтисе Ислам педагог, сугыш вакытында артиллерист булырга укый. Ренат Ибраһимов Казанның №6 мәктәбен һәм музыкаль мәктәбен тәмамлый, консерваториядә укыгач, опера театрында эшли. 1975 елда Сочида узган «Красная гвоздика» җыр конкурсында беренче урын алгач, союз күләмендә таныла. 

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев