Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ЮХИДИ хезмәткәрләре Татарстан юлында туңган пенсионер хатынны коткарган

Хатын-кыз юлда машина «туктата алмый» һәм көчле буранда авылына җәяү кайта башлый.

Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре трассада өшеп торучы пенсионерга ярдәм иткән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йошкар Ола – Яшел Үзән трассасында хезмәт күрсәтү вакытында инспекторлар Булат Мөхәммәтов һәм Фаил Мифтахов көчле буранда юл читеннән баручы өлкән яшьтәге хатын-кызны күреп алган.

Пенсионер үзе янына туктаган полицейскийларга өенә – Сафоново авылына юл тотуы турында сөйли. Ул юлда машина «тотарга» өметләнгән, әмма берәү дә туктамаган. Шуннан соң хатын җәяү кайтырга булган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре туңган пенсионерны эш автомобиленә утырткан. Табиблар ярдәме кирәк булмавына инангач, пенсионер хатынны өенә илтеп куйганнар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/17/179031/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев