Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зеленая Роща әниләре үзләренең әниләрен искә алды

Зеленая Роща китапханәсендә “Рябинушка” клубына йөрүче пенсиядәге апалар кич утыруга җыелды.



Әлеге кич утыру Әниләр көненә багышланды, алдан сөйләшеп куйдык гаилә албомын яисә әниләренең фотоларын  алып килергә дип. Һәркайсының әнисе турында сөйләве күңелләргә үтеп керде.


Педагогик хезмәт ветераны Надежда Максимовна әнисенә Бөек Ватан сугышы елларында авыр булуын сөйләде. Ул әтисе белән әнисенең фотоларын алып килгән. Әтисе әлеге фотосын сугыштан 1942 елда җибәргән булган.


Педагогик хезмәт ветераны Рәсимә Хөсәеновна күз яшьләре аша әнисен искә алды. Медицина хезмәте ветераны Рәисә Андреевна да хатирәсен сөйләгәндә елап алды. Әнисе 1947 елда безнең нефть поселогын төзергә булышкан, бараклар төзелешендә катнашкан, безнең пекарняда икмәк пешергән.

Һәркемнең үз язмышы, һәркем фотоларга карап, үткәнен искә алды. Һәркайсына рәхмәт.

Соңыннан кич утыруны җырлар, уеннар, конкурслар белән өстәл янында дәвам иттек.


Әлфия Хафизова.

Фотолар: китапханәдән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев