Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа атнага Йолдызнамә

29 октябрь — 4 ноябрь

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга бу атнада аеруча да сак булырга киңәш ителә. Өйдә яки эштә имгәнүегез ихтимал. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, сабыр булырга кирәк. Инициатива күрсәтергә омтылмагыз. Тормышыгызга үзгәреш кертергә ашыкмагыз, киресенчә барын да бозып ташлавыгыз бар. Конфликтлы ситуацияләрдән читтәрәк торыгыз.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга әлеге атнада инициативаны үз кулларына алырга кирәк булачак. Чөнки хыялларны тормышка ашыру бары үзегездән генә тора. Ә бу атна идеяләрне гамәлгә кертү өчен уңышлы дип фаразлый йолдызлар.  Интуициягә таянсагыз тагын да әйбәтрәк. Киңәш кирәксә  якыннарыгызга мөрәҗәгать итегез. 


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә яңа эш башлау һәм документлар белән эш итү катгый тыела. Әлегә бу уңышлы вариант түгел. Атна мәхәббәт, суынган хисләрне яңарту өчен яхшы.  Шулай ук бу атна сәламәтлекне ныгыту һәм спорт белән шөгыльләнә башлау өчен уңай. Яшәү урынын алмаштыру да кәефкә әйбәт тәэсир ясамый калмас. 


КЫСЛА (22.06-22.07)ларга барлык серләрен дә ачып бетерергә ярамый. Хәтта якыннарына да. Әйтелгән сүзегезне үзегезгә каршы кулланулары бар. Бик күпне вәгъдә итүчеләргә ышанып бетмәү хәерлерәк. Яраткан кешегез белән бәхәскә керүегез ихтимал. Авызыгызны чамалап ачсагыз, телегезне тыя белсәгез күпкә яхшырак. 


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар яңа эш ачарга тели икән, алга. Бу атнада сезгә барлык мөмкинлекләр дә бирелә. Әлеге бәхетне кулдан ычкындырмагыз. Барлык иҗади сәләтне үстерү һәм үзегезне таныту өчен дә әйбәт вакыт. Финанс белән бәйле кыенлыкларны бетерү мөмкинлеге туар, файдаланып калыгыз. Ярдәм сорасалар, булышыгыз.


КЫЗ (23.08-22.09)лар бөтенләй сүлпәнләнде булса кирәк. Агым уңаена йөзү сезгә килешми. Үзегезне кулга алып, планнар корып, кайнап яши башларга вакыт. Сөйгәнегез һәрвакыт ярдәмгә әзер. Атна шопинг өчен уңышлы. Акцияләр һәм ташламалардан файдаланып калырга ашыгыгыз. Җиләк-җимеш стресстан яхшы дәва.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә атна һәр өлкәдә дә уңышлы керем алу мөмкинлеге тудырыла. Бары ялкауланмаска гына. Иң әүвәл башкарып чыга алмаслык булып тоелган эшләрне планлаштыру отышлырак булыр. Мәхәббәтегезне очратуыгыз мөмкин. Парлыларга исә мөнәсәбәтләрне законлаштыру өчен яхшы атна булачак дип фаразлана.


ЧАЯН (24.10-22.11)нарга тормышның барлык нечкәлекләренә игътибар итеп, күңел төшереп утырырга түгел, киресенчә тәмен табып яшәргә киңәш ителә. Вакытны дөрес бүлмәвегез кайбер проектларны югалтуга китерер. Үзегез өчен файдалы булган кешеләр белән генә аралашырга тырышыгыз. Кәефегезне йога һәм спорт күтәрер. 


УКЧЫ (23.11-21.12)лар үзләрен начар хис итә. Шунлыктан эштә дә эленке-салынкы. Үзегезне газапламагыз, эш качмый. Бераз ял алып, табигать кочагына чыгарга тырышыгыз. Тынычлык һәм нерв киеренкелеген бетерү, яхшы ял эшләү сәләтен тагын да арттырыр. Артта калганны бик тиз куып тотарсыз ди йолдызлар кайтавазы. 


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрдән бәхәсле һәм конфликтлы ситуацияләрдән читтәрәк тору сорала. Чөнки әлегә уңыш сезнең яклы түгел. Әйләнеп, урап узу тактикасы күпкә отышлырак. Якыннарыгыз һәм туганнарыгыздан да берни таләп итмәгез. Барыбер аңлаша алмассыз. Берьялгызы калу – әлегә иң яхшы вариант.


СУКОЯР (19.01-18.02)ларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге тудырыла. Мөһим карарлар кабул итү өчен атна уртасы әйбәт булачак. Мәхәббәттә кызыклы маҗараларга тап булуыгыз ихтимал. Яңа очрашу-танышулар вәгъдә итә йолдызлар. Тормышыгыз төптән үзгәрергә мөмкин. Ә үзгәрешне кай якка кабул итү үзегездән тора.


БАЛЫК (19.02-20.03)ларга бернинди килешүләр төземәскә киңәш ителә. Бу атна финанс уңышсызлыгы алып килә. Шуңа күрә мөһим эшләр планлаштырмау хәерлерәк. Эшне хезмәттәшләрегез яки якыннарыгыз җилкәсенә аудару күпкә яхшырак. Чит кеше конфликтларына кушылмагыз. Күтәренке кәеф сакларга тырышыгыз.


Магнитлы көннәр 
29 октябрь 8.00-18.00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев