Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратай мәктәбе “Икенче туган көнен” билгеләп үтә

- Хәзер безнең классыбыз шундый матур булды, стенасы да ачык төстә, идән дә тигез. Лаборатор эшләр өчен парталарга краннар да куйганнар, миңа бик ошады. Әнә шулай диде Зәй-Каратай мәктәбенең VI сыйныфына укырга баручы Камилә, мондагы капиталь ремонттан соңгы эшләрне күргәч. Менә берничә ел рәттән республика капиталь ремонт программасы нигезендә, шәһәр...

- Хәзер безнең классыбыз шундый матур булды, стенасы да ачык төстә, идән дә тигез. Лаборатор эшләр өчен парталарга краннар да куйганнар, миңа бик ошады. Әнә шулай диде Зәй-Каратай мәктәбенең VI сыйныфына укырга баручы Камилә, мондагы капиталь ремонттан соңгы эшләрне күргәч.


Менә берничә ел рәттән республика капиталь ремонт программасы нигезендә, шәһәр һәм район мәктәпләре танымаслык булып үзгәрә. Быел әлеге үзгәреш Зәй-Каратай мәктәбенә дә килеп җитте. Бина төзелгәннән алып, 40 ел эчендә биредә мондый зур күләмле эшләр башкарылмаган. Дөрес, түбәсе алыштырылып, кайбер урыннарда җылыту системасы яңартылган булган. Хәзерге ремонт мәктәпнең һәр почмагына кагылган. Иске, җил өрә торган тәрәзәләр урынына - яңасы, пластиктан куелган, керү-чыгу, запас, шулай ук кабинет ишекләрен дә элеккегеләре белән чагыштырып булмый, тулаем җылыту системасы, эчке коммуникация, санузеллар да алыштырылган.
- Электрүткәргечләр бик таушалган иде, хәзер яңаларын куйгач, ул яктан тынычланып куйдык, - ди директор урынбасары Резидә Камалетдинова, мәктәптәге эшләр белән таныштырып йөрткәндә. - Менә актлар һәм спорт заллары ничек матураеп китте, ә ашханәне танып та булмый. Хәзер монда, СанПиН таләпләренә туры китереп, бүлекләп ясадылар. Безне бик-бик сөендергәне: мәктәп эчендә бәдрәфләр ясалуы. «Җылы бәдрәфләр» программасына да керә алмаган идек, шунлыктан урамга, салкынга йөреп азапландык, - ди Резидә Камилевна.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 61 нче номер саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп