Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Миләүшә Сафина: "Баламны ИВЛдан алганнар"

19 февральдә җырчы Миләүшә Сафинаның өченче тапкыр әни булуы турында хәбәр иткән идек. Йөклелек чорында ковид белән авыру сәбәпле, баланың да үпкәләренә зыян килгән.

Шул сәбәпле сабый әлегә Республика балалар клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә дәвалана. Миләүшә ире белән хастаханәгә баланың хәлен белергә барган.

“Улыбыз янына реанимациягә кереп чыктык. Анда 12-14 сәгать аралыгында кертәләр. Баланы ИВЛдан алганнар, хәзер үзе сулый. Гомумән алганда, бар да яхшы, Аллаһка шөкер. Әлегә ул реанимациядә, тиздән аны яңа туган сабыйлар патологиясе бүлегенә күчерәчәкләр. Без сабыебызны сагынып, сабыр гына көтәчәкбез”, - ди Миләүшә.

Миләүшә Сафина улына Диас дигән матур исем сайлауларын әйтте.

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/milsh-safina-balamny-ivldan-algannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милэушэ сафина