Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Балалар юл кагыйдәләрен беләме?

Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Көзге каникуллар» профилактик чарасы кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде.

Лениногорск районы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова балаларга табышмаклар әйтте, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сораулар бирде.

Балалар табышмакларга һәм юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга бик тиз җавап бирделәр. 

Соңыннан, барлык катнашучыларга бүләкләр һәм өс киеменә яктырткыч элементлар таратылды.

Фото һәм мәгълүмат Зөлфия Рахманова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев