Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Баланы машинада берүзен калдырырга ярамаячак

Җәй - сәфәрләр ае. Әлбәттә, беренче чиратта, балаларның каникулда дөнья күрәсе килә. Тик махсус утыргычка утырып кына бала гомерен саклап калып булганын кайбер ата-аналар, кызганыч, аңламый... Әле 23 июнь көнне генә Татарстанда балаларны махсус утыргычка утыртмауның 96 (!) факты теркәлгән. Шул сәбәпле, аварияләрдә дә балалар җәрәхәт кенә алып калмый. Битарафлык...

Җәй - сәфәрләр ае. Әлбәттә, беренче чиратта, балаларның каникулда дөнья күрәсе килә. Тик махсус утыргычка утырып кына бала гомерен саклап калып булганын кайбер ата-аналар, кызганыч, аңламый...
Әле 23 июнь көнне генә Татарстанда балаларны махсус утыргычка утыртмауның 96 (!) факты теркәлгән. Шул сәбәпле, аварияләрдә дә балалар җәрәхәт кенә алып калмый. Битарафлык яхшыга илтми шул.
Тик хокук бозучыларны тиздән йөгәнләячәкләр. Россиянең Эчке эшләр министрлыгы илебезнең Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә тели. Бу Россия Президенты карары буенча эшләнелә.
Әлеге карар проекты буенча балаларны бары тик махсус утыргычы яки куркынычсызлык каешлары булган машинада гына йөртергә тиешләр. Мисал өчен, Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 яңа пунктында 7 яшькә кадәрге балаларны махсус утыргычка утырту, ә 7-11 яшьлек балалар өчен йә махсус утыргычка утырту, йә куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәсен кертергә җыеналар. Шулай итеп, моңа кадәр балалар ташу өчен кулланырга яраган башка чаралар (мисал өчен, адаптерлар) тыелачак.
Хәер, баланы берүзен машина калдыру очрагы моның белән генә тәмамланмый. Чөнки ата-аналар кибеткә яки кредит түләр өчен банкка кергәндә сабыйларын машинада калдыра икән. Ә бу кагыйдә проекты моңа нокта куярга тиеш: аны бозучылар 500 сум штраф та түләргә мәҗбүр булачак.
Махсус тикшеренүләр шуны күрсәтә: шул ук куркынычсызлык каешы белән чагыштырганда да, башка чаралар баланы саклап калмый гына түгел, киресенчә, юл-транспорт һәлакәтенең аяныч нәтиҗәсен тагын да арттыра төшә.
Чыганак:http://intertat.ru/
Алинә Минневәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев