Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Ике баланың гомере өзелгән юл һәлакәте

Авария Казан–Ульяновск трассасының 112нче километрында булган. Буа янындагы юлда ике баланың гомере өзелгән юл һәлакәтенең фотолары чыкты. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә кич Казан–Ульяновск трассасының 112нче километрында Буадан ике чакрым ераклыкта җиңел автомобиль, каршы як полосага чыгып, «МАН» йөк машинасы белән бәрелешкән.

Урынга килгән 111нче янгын-коткару часте һәм 1нче зона янгын-коткару часте хезмәткәрләре гидравлик авария-коткару коралы ярдәмендә җиңел автомобиль салоныннан машина йөртүче һәм пассажирларны алып, табибларга тапшырган.

Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән  хәбәр итүләренчә, «Ниссан»ның ике пассажиры (алты һәм җиде яшьлек балалар) хастаханәдә үлгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/25/179518/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев